Татарстан Республикасы Зәй районы Югары Шепкә авыл җирлеге сайтына рәхим итегез!

Без үзебезнең сайтта Сезне авыл җирлеге администрациясе эшчәнлеге, 

авыл яңалыклары белән таныштырып барачакбыз.

   Югары Шепкә авылына 17 гасырда нигез салына. Элек аның урнашкан урыны олы юлдан 1км читтә, Аксар авылыннан төньяк көнбатыштарак булган. Сөйләүләргә караганда юл буеннан үтүчеләр авылны еш тынгысызлап торганнар, шулардан котылу өчен алар бу урынны ташлап, хәзерге Югары Шепкә авылы урнашкан урынга күчеп утырганнар. Без хәзер яшәгән урыннар урман белән капланган булган.

      

Югары Шепкә авылы җирлеге башлыгы


Ишматов Айрат Харис улы

Айрат Харис  улы 1967 елның 2 октябрендә Югары Шепкә авылында  колхозчы гаиләсендә туа.

1975 елдан 1985 елга кадәр Югары Шепкә урта мәктәбендә белем ала.

1985 -1987 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1987 -1992 елларда Волгоград физкультура институтының Яр-Чаллы филиалында читтән торып укый.

1986 елдан 2015 елга кадәр Югары Шепкә урта мәктәбендә белем бирә.

2009 елдан 2015 елгга кадәр мәктәп директоры булып эшли.

2015 елның 15 сентябреннән Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы.

 Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Ишматов Айрат Харис  улының гражданнарны кабул итү графигы

 

   Сишәмбе  8.00 сәг.-10 00.сәг.

   Шимбә       8.00 сәг.-10 00.сәг.